25 ноябрь 2025 материаллары
-
Җәмгыять
Тимергә җан өрүче
«Татнефть» компаниясе үсешенә зур өлеш керткән ветераннарның берсе Фәнир Фәрхетдинов нефть тармагында эшләгән елларын сагынып искә ала.
-
Яңалыклар
Казанда инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаиләгә матди ярдәм күрсәтеләчәк
2025 елда шәһәр бюджетыннан инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаиләгә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Мондый ярдәм Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча ел саен гамәлгә ашырыла.
-
Яңалыклар
Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә 3 кешенең гомере өзелгән
Ростов өлкәсендә Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүменнән соң һәлак булучылар саны өчкә тулган. Бу хакта губернатор Юрий Слюсарь хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Ышанычлы кешеләр
Республиканың бүгенге уңышларында салым органнары хезмәткәрләренең тырышлыгы зур. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Салым органнары хезмәткәрләре көненә һәм Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чарада әйтте.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Икътисадны күләгәдән чыгарырга
Үткән атна ахырында халыкара мәгълүмат кыры Украина – Россия конфликтын төгәлләүгә якынайтырдай «Трамп планы» турында шаулады.
-
Яңалыклар
2025 елда татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе уздырылган
Узган 2025 елда татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе үткәрелгән. Бу хакта бүген Казанда «Корстон» үзәгенең Пушкин залында узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте. Ул утырыш кысаларында 2025 елда узган чаралар буенча хисап тотты.
-
Җәмгыять
Бер егет гармун сайлый: 25 ноябрь – гармунчылар көне
Яхшы баян машина бәясе тора, диләр. Шулай ук микәнни? 25 ноябрьдә гармунчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Татар сәхнәсендәге иң кадерле һәм иң кыйммәтле баяннарны ачыкларга бер дигән сәбәп.
-
Яңалыклар
Файдаланмаган отпуск ялы өчен кемнәрнең акчалата компенсация алырга хокуклы булуын әйттеләр
Татарстанда яшәүчеләр календарь ел дәвамында 28 көн ял итә ала. Аерым очракларда түләнә торган еллык отпуск озаграк булырга мөмкин.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Бер адым алга, ике адым артка
Үткән атнада финанс базарларында дәвамлы түнтәрелеш дәвам итте. Биткоин 80 мең долларга кадәр түбәнәйде. Американың фонд базарында пәнҗешәмбе көнне генә дә 1 триллион доллар акча юкка чыкты.
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 150,6 мең квадрат метр торак тапшырылган
Татарстанда 2025 ел башыннан «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында социаль ипотека буенча 150,6 мең квадрат торак төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.
-
МӨҺИМ
Табиблар кисәтә: чир арта, әле тагын артачак. Ничек бирешмәскә?
Авыручылар арта! Сәламәтлек сагында торган белгечләр шулай дип кисәтә. Хәер, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны, сентябрьдән башлап, атна саен арта бара анысы. Ноябрь уртасында исә республикада беренче грипп йоктыру очраклары да теркәлде.
-
Яңалыклар
Җепшек кар һәм бозлавык: атналык һава торышын фаразладылар
Чәршәмбе, 26 ноябрьдә, Татарстанда көндез бераз җепшек кар катыш яңгыр явып үтәчәк.